Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Бакча кырмыскалары: аларга каршы ничек көрәшергә?

Кырмыскаларның уңай һәм тискәре яклары, алар нинди файда китерә, аларга каршы ничек көрәшергә кирәклеге турында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары сөйли.

Дачада  кара  кырмыскалар  булу -   яхшы участок булуны күрсәтә.   Бу җир асты бөҗәкләре сәламәт туфракка  өстенлек  бирәләр,  аларга туфракның  өске катламы яхшы  җылынуы һәм аскы  өлешендә дым булу, аның һава үткәрүчәнлеге ошый. Кара  бакча  кырмыскалары  уртача кырмыска оясына  бер июнь көнендә ике меңгә кадәр вак гусеницалар, личинкалар, йомыркалар, ябышкаклар һәм черкиләр  җыярга сәләтле, дип санала.  Бакча  кырмыскалары туфракның структурасын яхшырталар һәм аның  уңдырышлылыгын арттыралар.  Аларның күпсанлы йөрешләре җирне көпшәкләтә, ә бу үсемлек  тамырларына сулау  өчен уңай  шартлар тудыра. 

 Кырмыскаларның  файда китерүенә карамастан, аларның янәшәдә  булуының  тискәре яклары да бар. Алар орлык һәм үсентеләрне юкка чыгаралар, чәчәк бөреләрен һәм яфракларын кимерәләр,  татлы җиләк-җимешләрне ашыйлар,  җимеш агачларында, куакларда һәм яшелчә  культураларында бет  таралуга  сәбәпче булалар. Үзләренең ояларын   тиешсез урыннарда (мәсәлән, бакча  җиләге  сабагында) корып, кырмыскалар     файдалы үсемлекләрнең үсешен туктаталар.

 Бу бөҗәкләр зур  файда китерү белән бергә, шактый   зыян да салалар.  Тактика да, ысуллар да конкрет бакча кишәрлегендә  нәрсәгә өстенлек  бирүгә карап  сайлана. 

Чагыштырмача "кешелекле" алымнарның берсе - кырмыскаларның кишәрлектән мәҗбүри чыгып китүен булдыру. Караңгы  төшеп, бөҗәкләр “өйләренә” кайткач, көрәк алып, ике-өч тапкыр бөтен кырмыска оясын казыгыз да, тиз генә аны бөҗәкләре  белән бергә чиләккә салып, бакчадан  читкә чыгарыгыз, урманга  чыгарсагыз, тагын да  яхшырак  була.   Туздырылган ояга-чокырга  кайнар су  коегыз.

Кырмыскалар җиләк-җимеш агачлары һәм куакларының яшь сабакларына      бет таратмасын өчен   җилемле махсус  тозаклар кулланырга кирәк.

Һәм көрәшнең иң үтемле  чарасы - агулы химикатлар куллану, бу  бернинди чара да булышмаган, ә  дачадагы  яки бакчадагы үсемлекләр бик начар хәлдә булган очракларда гына үзен  аклый.   

 

 

 

Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса