Бәйрәм табыны әзерлибез
Мең дә бер киңәш

Бәйрәм табыны әзерлибез

Каз пешерү ысулы

Казны кичтән тозлы суга салып куябыз. Иртән, кәгазь  сөлге белән корыткач, эченә, тышына мул итеп аджика, 3-4 тырнак сарымсак (угыч аша уып), бер лимон согы сылыйбыз.

Каз эченә бер әфлисун (кабыгыннан чистартып), ярты лимонны телемләп турап, 1 алма, 2-3 караҗимеш тутырып фольгага төрәбез. Газ мичендә ике сәгать пешерәбез. Пешкәч, фольганы ачып, казның өстен кызартып алабыз.