Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Глютенсыз “Медовый” торт рецепты

Әлеге зыянлы булмаган десерт тәме белән традицион торттан аерылмый диярлек. Әле тәмлерәк тә.

Бисквит өчен кирәк:


Йомырка – 4 данә
Солы ярмасы яки солы оны – 80 гр.
Дөге оны – 20 гр.
Кукуруз крахмалы – 30 гр.
Бал – 50 гр.
Су – 30 мл.
Сода – 1 чәй кашыгы

Крем:
Йомшак эремчек – 420 гр.
Каймак – 40 гр.
Бал – 10 гр.


Шикәр алмаштыргыч – тәменчә (мин “Фит-парад” стевиясен 6 гр. чамасы кулландым)


Әзерләү тәртибе:

 
Әгәр солы ярмасы алган булсагыз, аны блендерда онга әйләндерергә кирәк, дөге оны өстәргә, кукуруз крахмалы кушарга.


Балга су өстәп, бал эрегәнче җылытырга, сода салып болгатырга. Катнашма күбекләнергә тиеш.


Йомырка агын сарысыннан аерырга. Сарыга баллы катнашманы кушып болгатырга. Ә йомырка агын блендерга салып күбекләндерергә.


Әкрен генә онга шушы катнашмаларны салып болгатырга. 


Әзер камыр коймак камырыннан бераз гына куерак килеп чыгарга тиеш. Аны табага пергамент өстенә юка гына җәеп, 170 градуста 15 минут пешерергә.


Крем өчен эремчек, каймак, бал, шикәр алмаштыргычны болгатырга.


Камыр пешкәч, аны 3 яки 4 тигез кисәккә бүлеп, арасына крем сылап тортны җыярга кирәк. 


Тортны үзегез теләгәнчә бизи аласыз. Аннан аны суыткычка 3-4 сәгатькә куеп торсагыз, кремы камырга сеңеп, ул тагын да тәмлерәк булачак. Торт әзер! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса