Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Әлеге илдә күгәрчен ашаткан өчен төрмәгә эләгергә мөмкин

Мондый чаралар кертелгәннән соң күгәрченнәр сизелерлек кимегән.

Гонконгта күгәрченнәрне ашаткан өчен җәзаны катгыйландырдылар. Хәзер моны бозучыларга 13 мең долларга якын штраф кына түгел, бер елга кадәр төрмә яный.

Мегаполиста күгәрченнәр белән проблема күптән бар икән, ләкин әйләнә-тирә мохит гигиенасының җирле департаменты элегрәк штрафлар гына язган. Хокук бозучылар дип җирдә азык калдыклары калдыручылар саналган.

Гонконгта яңа катгый чаралар кертелгәннән соң күгәрченнәр сизелерлек кимегән. Элегрәк алар җәмәгать урыннарында җыела торган булган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса