“Әлмәт таңнары" яңа бәйге игълан итә: “Мин паркта”
Бәйге

“Әлмәт таңнары" яңа бәйге игълан итә: “Мин паркта”

Агымдагы елның Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителүен күздә тотып, Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге мәдәният һәм ял паркында төшкән фотосурәтләр бәйгесе башлап җибәрәбез.

Билгеле, һәрберебезнең фотолар архивында Әлмәт халкын гына түгел, якын-тирә районнарда яшәүчеләрне дә үзенең матурлыгы белән әсир иткән паркта төшкән фотолары бардыр.

Иң кызык һәм оригиналь фото хуҗасын бездән искиткеч бүләк көтә, анысы әлегә сюрприз булып торсын. Серне соңрак ачачакбыз.

Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерын да юлларга кирәк. Фотоларны 18 июньгә кадәр кабул итәбез. Аларны atannary@yandex.ru электрон адресына "Мин паркта" бәйгесенә дип җибәрергә кирәк.

ТАВЫШ БИРҮ 19 ИЮНЬ КӨННЕ ТӨШТӘН СОҢ БАШЛАНА ҺӘМ 24 ИЮЛЬГӘ КАДӘР ДӘВАМ ИТӘЧӘК.

Фотолар кабул итү 19 июнь көнне туктатыла.

Бәйге турында барлык мәгълүмат ВКонтакте социаль челтәрендә "Әлмәт таңнары" төркеменә эленәчәк. Бәйгедә катнашучыларны төркемдә теркәлергә чакырабыз.

Рамир Ризванов, Әлмәт

Илнур Ногманов улы Нияз һәм кызы Камилә белән, Әлмәт

Айдар Исмәгыйлов уллары Адель һәм Камил белән, Лениногорск шәһәре

Эльза Хабипова,Тайсуган авылы

Зәлинә Захарова, Әлмәт

Ильвира, Гүзәл һәм Айгөл Юнусовалар. Әлмәт районы, Түбән Абдул авылы

Зәлия Һәм Диана Захаровалар

Самира Мөхәммәдиева

Фәнүзә (1 яшь 10 ай ), Илүзә (8 яшь), Азат (12 яшь) Гобәйдуллиннар, Әлмәт

Мәликә Әхмәдишина ( 2 яшь 4 ай ), Азнакай

Алинә Ахтареева, 5 яшь