Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сыер савучылар Сабан туе

Әлмәт муниципаль районында сыер савучылар, көтү яңарту буенча технологлар арасында һәр елны бәйге уздырыла. Республика районнарында мондый чаралар үткәрү онытылып барса да, әлмәтлеләр аны истә калырлык, терлекчелек хезмәтчәннәренең Сабан туе итеп оештыра. Бәлки шуңадыр да әлеге бәйгене хуҗалыкларда көтеп алалар.

Быел 43 нче тапкыр үткәрелүче бәйге "Ярыш" җәмгыяте җәйләвендә булды.

Көч сынашырга район хуҗалыкларыннан быел 24 сыер савучы, 9 технолог килгән иде. Арада тәҗрибәле терлекчеләр белән беррәттән мәктәп укучылары да, яшьләр дә бар. Аларның һәммәсен Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов сәламләде. Ул үзенең чыгышында районда булган традицияләрнең киләчәктә дә дәвам ителәчәген искәртте. "Авыл хуҗалыгына игътибар юк дигән зарланулар белән тулысынча килешәсе килми. Әйе, проблемалар бар, без аларны әкренләп чишәргә тырышабыз. Мин "Татнефть" ААҖ генераль директоры Ш.Ф.Тәхаветдиновка мөрәҗәгать иткән идем. Ул үтенечне кабул итте һәм терлек азыгы һәм бөртек җыючы техника, запас частьлар алуга 10 миллион, элиталы орлыклар сатып алуга 1,5 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирде", - диде район башлыгы. Сүз уңаенда язгы кыр эшләренең уңышлы төгәлләнүе, бүген инде соңгы культураларны чәчүнең дә тәмамланып килүе искәртелде һәм хуҗалык җитәкчеләренә сынатмаганнары өчен рәхмәт белдерелде.

Узган елгы бәйге җиңүчеләре Р.М.Спиридонова һәм Л.Б.Сәхәбиева бәйге әләмен күтәргәннән соң ярышларга старт бирелде. Сыер савучылар савым аппаратын вакытка сүтеп-җыйдылар, аннан сөтлебикәләр янына ашыктылар. Шунда ук алар сауган сөтнең сыйфаты, чисталыгы тикшерелде. Көтү яңарту буенча технологлар да көч сынашу өчен билгеләнгән урынга юнәлде.

Бәйге комиссиясе эшләргә бәя биргән, җиңүчеләрне ачыклаган арада районның үзешчән сәнгать осталары концерт номерларын тәкъдим итте. Районыбызның алдынгы терлекчеләре оештырылган милли уеннарда да актив катнашты. Кемдер аркан тартышты, икенчеләре сулы чиләк белән, капчык киеп йөгерде, күзен бәйләгән килеш приз кисте.

Җиңүчеләргә бүләк тапшырырга район башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов та килде. Ул һәркемне бәйрәмгә әйләнгән бәйге белән котлады, бу чараның үзенә күрә агросәнәгатькә яшьләрне җәлеп итүдә дә әһәмияткә ия булуын, терлекчелек хезмәтеннән башка тормышны күз алдына китереп булмавын ассызыклады.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Ә.Габдрәкыйпов бүген авыл хуҗалыгында 1860 кешенең хезмәт куюын җиткерде. Аларның 508 е терлекчелек тармагында эшли. Районда сыер савучылар 119, бозау караучы 11 кеше исәпләнә. Аларның барысы да үз эшләренең осталары. Извиль Әнәсович авыл хуҗалыгын кадрлар белән тәэмин итү буенча районда максатчан эш алып барылуын да бәян итте. Район җитәкчелеге ярдәме белән икенче ел инде гаиләләр һәм укучылар белән очрашулар оештырыла. Быел 16 укучы авыл хуҗалыгы юлламасы белән төрле уку йортларына укырга кергән. АГИМСта да агымдагы елда авыл хуҗалыгы юнәлешендәге курс ачу планлаштырыла. Инде укырга теләк белдерүчеләр саны 29 кешегә җиткән. Чыгышта шулай ук мондый бәйгеләр үткәрергә мөмкинлек тапканнары өчен район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре ирештерелде.

Җиңүчеләр игълан ителгәнче башта 2011 ел нәтиҗәләре буенча алдынгы дип табылган терлекчеләргә район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ниһаять, бәйге нәтиҗәләренә дә чират җитте. Районның иң оста савымчысы булып быел "Ярыш" җәмгыятеннән Л.Р.Сәйфетдинова танылды. Икенче урынны Л.Г.Исакова ("Клементейкино" ҖЧҖ), Ф.К.Гаязова (Токарликов исемендәге АҖ), өченче урынны В.Р.Яминова ("Чулпан" ҖЧҖ), Г.В.Фадеева ("Аппак" ҖЧҖ), З.Ә.Кәшәфиева ("Ташкичү" ҖЧҖ) бүлештеләр.

Укучылар арасында беренче урын "Чулпан" хуҗалыгыннан 7 нче сыйныф укучысы Азат Мостафинга бирелде. "Ярыш" җәмгыятеннән Алия Мөхәммәтгәрәева, "Кичүчат"тан Рамилә Бәдретдинова икенче, "Чулпан"нан Раилә Сәлимова өченче урынга чыкты.

Яшьләр арасында Роза Бәдретдинова ("Кичүчат") иң оста савымчы булып чыкты. Эльмира Песцова ("Беренче Май" ҖЧҖ), Ольга Буслаева ("Васильевская" ҖЧҖ) икенче урынны бүлештеләр. Өченче урында - Гөлназ Хәйдәрова ("Актау" ҖЧҖ), Анастасия Зарубина ("Чишмә"), Наилә Вахитова ("Рубин" ҖЧҖ).

Технологлар арасында беренчелек В.И.Токаревка (Токарликов исемендәге АҖ) бирелде. "Чулпан" җәмгыятеннән Л.Б.Сәхәбиева икенче, "Кичүчат"тан Э.Я.Шәяхмәтова өченче призлы урын алдылар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Гомумән алганда, бәйгедә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады.

И.Апачаева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250