Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Көн темасы

Әлмәттә «Җиңү алмалары” ветераннар алееясына нигез салынды [+ФОТОЛАР]

Экология һәм иҗтимагый тирәлек, "Урман утырту көне" акциясе кысаларында һәм Бөек Җиңүнең 72 елы алдыннан шәһәр һәм район, "Татнефть компаниясе җитәкчелеге инициативасы белән бүген Әлмәттә "Җиңү алмалары" дип исемләнгән ветераннар аллеясына нигез салынды.

Чехов урамына сугыш һәм тыл ветераннары, мактаулы кешеләр, өлкәннәр, Хезмәт Геройлары, яшьләр җыелды. Аллея ясау өчен нәкъ менә Чехов урамы сайлануы очраклы түгел. Район башлыгы Айрат Хәйруллин да моны искәртте. Чупай ташыннан төзелгән ике катлы йортлар шәһәргә нигез салынган чорны искә төшереп тора. Ә тиздән биредә утыртылган декоратив алмагачлар шау чәчәккә күмелер. Нәкъ җиңүле яздагыча. Утыртылган һәр алмагачка ветераннарның исем-фамилияләре язылган билгеләр дә эленде. Алар әлегә вакытлыча куелды. Бәлки әле киләчәктә бу билгеләрне матур итеп эшләнгән, ветераннарның биографияләре язылган алтакталар алыштырыр.
Район башлыгы сүз уңаенда быел Әлмәттә 10 мең төпкә якын алмагач утыртылачагын, алма бакчалары төзеләчәген искәртте. Алмагачлар урамнарда, балалар бакчалары, мәктәп территорияләрнедә, авыл җирлекләрендә дә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса