Хәтер мәйданына Чернобыльдәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, аларның тол калган хатыннары, балалары һәм башкалар җыелды.
1986 елда Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә шәһәребездән 172 кеше катнаша. Бүген төбәктә яшәүче 137 кешенең 26 сы инвалид. Муниципалитет тарафыннан аларга һәрдаим ярдәм күрсәтелеп тора, 2007 елдан башлап торак сатып алуга 22 дәүләт торак сертификаты бүленгән. Бүген чиратта 8 кеше исәпләнә. Инвалидларга һәм тол калганнарга матди ярдәм дә ел саен күрсәтелеп килә. Бу максатта быел район бюджетыннан 260 мең сум акча бүленгән. Митингта чыгыш ясап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Гыйрфанов үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, кешелекне радиоактив чумадан саклап калулары өчен якташларыбызга рәхмәтен җиткерде. Чара "чернобыльче"ләр хөрмәтенә куелган стелага чәчәкләр кую белән тәмамланды.