Әлмәтлеләр – “ЭКОлидер” җиңүчесе
12 сентябрьдә башкалабыз Казанның "Корстон" КРКсында "ЭКОлидер", "Кеше һәм табигать" республика бәйгеләре җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды.
Әлеге чарада ТР премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр Рәфис Борһанов катнашты.
Чараны Артем Сидоров ачып, лаеклы эшләрнең күп булуын җиткерде. Җиңүчеләрне билгеләү бәйге комиссиясенә җиңел бирелмәгән. Шулай ук ул тантанада катнашучыларга республиканың экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүдә уңышлар теләде.
Илдар Халиков үз чыгышында экологияне кеше тормышының нигезе дип атады һәм киләчәк буын өчен аны сакларга кирәклекне ассызыклады. "Экологиянең ничек тиз юкка чыгуын һәм аны торгызуның никадәр авыр икәнлеген без беләбез. Эре предприятиеләр әлеге юнәлешкә миллиардлаган сум акчалар бүлә. Бүген әлеге югары бүләккә лаек булучы оешма-предприятие җитәкчеләре җаваплы кешеләр", - дип бәяләде.
Бәйгеләрнең абсолют җиңүчесе, республика ЭКОлидеры булып һәр елдагыча "Татнефть" компаниясе танылды. Бүләкне "Татнефть" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары-баш инженер Наил Ибраһимов кабул итеп алды.
"Муниципаль район территориясендә тирә-як мохитны саклау өлкәсендәге казанышлары өчен" югары бүләгенә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов лаек булды.
Бәйге комиссиясенә барлыгы якынча 400 эш кабул ителгән. Республика предприятиеләреннән тыш, анда иҗтимагый оешмалар, социаль өлкә, сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашкан. Быел беренче тапкыр "Халык контроле" республика проектындагы актив эшчәнлек өчен махсус бүләкләр булдырылган иде, аның белән тирә-як мохитка битараф булмаган кешеләр билгеләп үтелде.
Әлмәт предприятиеләре арасында "Татнефть-Энергосервис" УК ҖЧҖ, "Надежда" идарәче компания, 36 нчы "Тылсымлы сарай" балалар бакчасы коллективлары, шулай ук кайбер матбугат чаралары вәкилләре дә "ЭКОлидер" бәйгесе җиңүчеләре булды.
Материал ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа