Күптән түгел Самара шәһәрендә кикбоксинг буенча Россия беренчелеге булып узды.
Биредә ике меңнән артык спортчы көч сынашты. Алар арасында Татарстан командасы составына кергән Әлмәт Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кикбоксинг бүгендә шөгыльләнүче 4 спортчы да чыгыш ясады.
Якташыбыз Эдуард Фазлыев уңышлы гына чыгыш ясап, “лоу-киклы фулл-контакт” дисциплинасы буенча көмеш медальгә ия булды.
Фото: Инстаграм