Әлмәт төзүчеләрен бүләкләделәр [+ФОТОЛАР]
Көн темасы

Әлмәт төзүчеләрен бүләкләделәр [+ФОТОЛАР]

Иртәгә төзүчеләр, проектчылар, архитекторлар, төзелеш индустриясе сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Бәйрәм чаралары «Нефтьче» мәдәният сараенда узды.

Төзүчеләрнең армас-талмас куллары һәрвакыт планлы төзелеш алып бара, капиталь ремонт үткәрә һәм социаль әһәмияткә ия объектларны реконструкцияли, урам, ишегаллары, паркларны төзекләндерә. Төзүчеләр тырышлыгы белән Әлмәт көннән-көн матурлана, кешеләр туган йорт җылысын ныграк тоя. Бәйрәмдә аларга булган изге теләкләр, матур сүзләр шактый яңгырады.
Төзүчеләр көне уңаеннан ихлас котлауларын район башлыгы Айрат Хәйруллин да җиткерде.

- Төзүче һөнәре вакыт һәм модага бәйсез. Ул һөнәр генә дә түгел, ул - вазифа да, талант та, язмыш та. Кешеләрнең яшәү сыйфаты күп яктан төзүчеләрнең намуслы, үз эшләренә тугры булуына бәйле.
Бүгенге көндә төзүчеләрнең фидакарь эшчәнлеге дәүләт күләмендә әһәмияткә ия бурычларны гамәлгә ашыруга хезмәт итә. Әлмәт төзүчеләре торак, социаль-мәдәни өлкә объектларын сафка бастыру күләмнәрен югары дәрәҗәдә саклый, гаять катлаулы сәнәгый проектларны гамәлгә ашыра, заманча эш алымнары һәм технологияләр кертеп, сыйфатны елдан-ел яхшырта, -диде ул, үз эшенең осталарына истәлекле бүләкләр һәм Мактау кәгазьләре тапшырып.
Әлмәт төзелеш комплексы - ул оешкан һөнәри коллективлар, кызыклы проектлар, яңа төзелешләр дигән сүз. Нефтьчеләр төбәге юкка гына төзелеш күләме буенча республикада өченче урында тормый. Яшь шәһәр булуына карамастан, яңа объектлар гел сафка басып, искеләре яңартылып тора. Монда төзүчеләрнең өлеше әйтеп бетергесез. Моны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев та үз чыгышында билгеләп узды.
- Бүгенге төзүчеләр аларның үзләренә йөкләнгән катлаулы һәм җаваплы
бурычларын намус белән үтәячәгенә ышаныч бар, аларның фәнни казанышлар һәм югары технологияләргә нигезләнгән һөнәри осталыгы, туган җиргә мәхәббәте, гореф-гадәтләрне хөрмәт итүе татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту өлкәсендәге барлык планнарны чынга ашырырга мөмкинлек бирә. Барлык хезмәттәшләремә лаеклы проектларны гамәлгә ашыруларын, үз алларына куйган максатларына ирешүләрен, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек теләп калам, - диде ул фидакаръләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырып.
Бәйрәм матур җырларга һәм тематик биюләргә дә бай булды.