Балаларга патриотик тәрбия бирүнең әһәмияте зур.
"Татнефть-мәктәп" мәгариф учреждениесенең бу көннәрдә һәр почмагыннан сугыш хатирәләре, Җиңү бәйрәме рухы бөркелә.


Балалар рәсемнәр ясап кына калмый, яфракларына сугышта катнашкан каһарман әби-бабайларының исемнәрен язып Җиңү агачы да булдырган.


Иртәгә учреждениедә "Үлемсез полк" атлаячак.