Әлмәтлеләр юллар торышына зарлана
Халык белеп борчыла
Халык белеп борчыла
«Халык контроле» дәүләт системасына бер ай эчендә генә дә юллар торышына зарланып 50 гә якын кеше мөрәҗәгать иткән
Февраль ае карлары, бураннары белән тәмам теңкәгә тиде. Трассалар даими ябылып тора, аварияләр дә байтак. Ишегалларын әйткән дә юк – идарәче компанияләр, гомумән, эшләми. Бу уңайдан Бигәш, Галиев, Фәхретдин, Заречная, Пушкин, Шевченко, Лермонтов урамнарындагы йортларда, СУ-2, Агропоселок микрорайоннарында яшәүчеләр аеруча нык зарлана. Гомумән, саный китсәң һәрбер ишегалды диярлек кардан тиешенчә чистартылмый.
Шушы көннәрдә редакциягә СУ-2 микрорайонында яшәүчеләр мөрәҗәгать итеп гозерләрен белдерде. Геофизическая урамындагы 6 нчы мәктәп янында җәяүлеләргә юлны ике яктан да аркылы чыгарга мөмкинлек бирүче светофорның төймәләре ватылганлыгы турында хәбәр иттеләр алар. Ул төймәләрне кемдер ниятләп, каты әйбер белән бәрепме, тибепме бозган.
- Бу мәсьәләне ашыгыч рәвеш-тә хәл итүегезне үтенәбез. Минем балаларым (7 һәм 10 яшь) һәр көнне анда юлны аркылы чыгалар - бу бик куркыныч, чөнки машина йөртүчеләр хәзер төймәле светофор икән дип уйлап, тормозларга басарга уйламыйлар да. Юлларда кар күп, куркыныч. Тагын анда камера куярга иде, чөнки урнаштыру вакытыннан бирле беренче тапкыр гына ватмыйлар.әлеге светофор төймәләрен, - диделәр әлмәтлеләр.
Бу уңайдан юл кукынычсызлыгы, ЮХИДИ инспекторлары да аларның гозерен ишетер дип калабыз.
Калган эшкә кар ява дип юкка гына әйтмиләр халыкта. Әле менә Төзүчеләр проспектындагы 23 нче йортта яшәүчеләр ишегалларындагы агачларны кисүчеләрне күреп бик куанганнар иде дә хәзер көенәләр, чөнки инде өч айлап йорт каршында киселгән агач ботаклары өелеп ята. Башта бала-чага шаярып ут төртмәгәе дип курыктылар, хәзер инде әлеге чүп-чар кар астында капланып калды.

– Экологлар кая карый? Яз җиткәч чыгарып түгәрләр дип өметләнәбез инде, - ди биредә яшәүчеләр. Җитәкчеләр халык гозерләренә колак салсалар яхшы булыр иде. Ә хезмәт сыйфатлы булырга тиеш, юк икән – җавап бирергә әзер булырга кирәк.
Резеда Исмәгыйлева
Фотолар: Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia