Әлмәттә «Алсу» идарәче компаниясеннән зарланалар
Алар хакында халыкта «Утта янмый, суда батмый, халык җилкәсен кимереп, типтереп ята торган оешма» дигән фикер күптән формалашкан
«Алсу» идарәче компаниясен инде хөкем дә иттеләр, штрафларга да тарттылар. Тик моңа карап кына торак- комуналь хезмәт күрсәтү эшчәнлеге уңай якка үзгәрде дип булмый.
Ленин урамындагы 110 нчы йортның подвалына инде Яңа ел ялларына кадәр үк авария булып, кайнар су аккан иде. Беренче катта яшәүчеләрнең фатирларына дымсу акшар исе тулды, подъезд стеналары тирләп чыкты. Инде озын ялларда тагын кайнар суны туктаттылар, тагын авария булды дип хәбәр иттеләр. Дөресрәге, йортта яшәүчеләр сорашып белеште. Чөнки идәрә бу хакта әйтеп торуны кирәк санамый. Фатирларда яңадан ис чыга, тәрәзә пыялалары парлана башлаган. «Алсу» идарәче компаниягә шалтыраткач, андагы диспетчер гозерне, имеш, язып алды, тиешле хезмәткәрләргә җиткерергә вәгъдә итте. Хәтта, безгә шалтыратачакларын да искәртте. Тик берәү дә шалтыратмады. Икенче көнне дә, «Әйе, әйе, подвалыгызны киптерергә киләчәкләр, Маша җаваплы», – диде диспетчер ханым. Ике көн дә үтте, ике атна да үтте – килүче, киптерүче, шалтыратучы булмады.
Ә бит милек - фатир хуҗалары аз акча түләми. Аларга салынган штрафлар да бик җайлы гына түләү квитанцияләренә «кереп китә». Ул җитәкчеләрдә берничә фатир, йорт – һәм аз күләмдә түгел. Күпсенмәгез диярләр. Юк, күпсенмибез, тик алар шуларны алырлык, салырлык хезмәт хакы алып эшләгәч, эшләрен дә тиешле дәрәҗәгә җиткереп башкарырга тиешләрдер. Берәр нәрсә булса, табиблар һәм укытучылар иң күп ришвәт алучылар дип чаң сугалар. Ә халык фикере башкачарак, Господа!
Вакыт үтә. Юешлектән поъезд ишекләре, бусагалары бозлана башлагач, без фәкыйрегез телевидение хезмәткәрләре белән «Алсу» идарәче компа-ниясенә юл алды. Сүз дә юк, безне бәлеш пешереп берәү дә көтми иде. Төксе генә кабул иттеләр. Безне 110 нчы йорт подвалы кызыксындыруын, аның нинди хәлдә булуын күрәсе килүне әйттек. Диспетчер ханым сабырлык күрсәтеп, безнең гозерне тыңлады. Бүлмәнең аргы башында торган участок начальнигы Лилия Садикова исә безгә якын килмичә генә тыңлады да, канәгатьсез кыяфәттә каядыр чыгып югалды. Тукай әкиятендәге бүре кебек юкка чыкты. Без 15 минуттан артык аны көтеп тордык. Директорның (үзгәрмәгән булса, документларда ул Л.И. Максимова дип күрсәтелгән) имеш вакыты юк, нәрсә теләгәнегезне әйтеп гариза языгыз, диде миңа участок начальнигы, имеш директор белән сөйләшеп килгәч. Ул баш инженерны чакырды. Аңа үземнең милек хуҗасы икәнемне раслаучы документ кирәк булды. Паспорттагы теркәлү билгесе генә канәгать-ләнермәде. Аларны язып, документның күчермәсен теркәгәч, тагын бер 10 минут басып көтеп тордык. «Директор юрист белән киңәшкәч, сезгә подвалны күрсәтергәме, юкмы икәнен телефоннан хәбәр итәрбез», – диде диспетчер. Подвал ишегендә йозак. Фатир тәрәзәләре подвалдагы юештән тирләп, елап утыралар. Ә бит ул йорт подвалы саклану урыны булып санала! Өч көн узды, әле хәбәр бирүче юк. Вакытлары юктыр инде...
Ничек шулай халык йөзенә төкереп, үз рәхәтең, үз кесәңне генә кайгыртып үз эшеңне алдалап эшләп була икән?! Була икән. Менә алар дәлилләделәр. Ничә еллар буе әлеге ИК турында социаль челтәрләрдә бер генә уңай фикер булмавы гаҗәп түгел. Ә гаҗәпләндергәне, аларның шулай эшләүләренә күз йомып торучыларның булуы. Әйе, эт өрә, бүре йөри тора.
Без барып ике көн узганнан соң, безгә шундый рәсми җавап бирделәр. Без аны тәрҗемә ясамый гына бирергә булдык.
На запрос информации от 14.01.2026г. ООО «УК АЛСУ» сообщает следующее:
На сегодняшний день в многоквартирном жилом доме производятся ремонтные работы, а именно частичная замена розлива центрального отопления (28 метров), в связи с аварийной ситуацией на трубопроводе. Кроме того запланированы работы по частичной замене розлива горячего водоснабжения и полной замене розлива холодного водоснабжения. Полная замена розлива холодного водоснабжения относится к капитальному ремонту, однако данный вид работ запланирован на 2043г., в связи, с чем было принято решение в целях недопущения затопления подвального помещения провести работы по замене розлива холодного водоснабжения в рамках текущего ремонта.
Подвальное помещение в доме ул. Ленина д. 110 является временным укрытием, а не убежищем, в случае атаки БПЛА ответственными лицами и аварийной бригадой открываются все укрытия, кроме того открывают все без исключения подвальные помещения.
Жителей и собственников многоквартирных домов неоднократно оповещали, как себя вести при атаке БПЛА, по средствам «WhatsApp» и на информационных досках МКД, а именно по возможности спуститься на самые нижние этажи, либо в подвальные помещения близ расположенных многоквартирных жилых домов.
Ләкин бер кеше дә подвалны кайчан киптерәчәкләре турында әйтмәде. Подвал киптерергә тиешле Маша урманнан, аюлар яныннан кайтып җитмәгән булды күрәсең.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia