Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Халык зары

Әлмәтлеләр чокыр-чакырлардан, чүптән зарлана

Кышка кереп барган чорда йорт хуҗалары, гадәттә, ишегалларын, ихата тирәләрен чистартып, җыештырып калдырырга тырышалар, ләкин...

 Кышка кереп барган чорда йорт хуҗалары, гадәттә, ишегалларын, ихата тирәләрен чистартып, җыештырып калдырырга тырышалар, ләкин...

Кызганыч, тик шәһәр биләмәләрендә елдагыча казып ташланган чокыр-чакыр, чыгарып түгелмәгән агач ботаклары әле дә булса шул хәлдә. 
Шуның өстенә вакытында чыгарып түгелмәгән чүп өемнәре, ачык люклар, җәмәгать киңлекләрендәге җимерек кече формалар һәм башка күп кенә җитешсезлекләр әлмәтлеләрнең эчен пошыра. Бу турыда алар редакциягә шалтыратып та хәбәр итәләр, хатлар да юллыйлар. Инде бер-ике тапкыр проблеманы чишүдә ярдәм сорап та җитәкчеләрдән җавап ишетә алмаганнары гозерләрен «Халык контроле» дәүләт системасына юллыйлар. Әле шушы ноябрь аенда гына да бирегә әлмәтлеләрдән иллеләп мөрәҗәгать кереп теркәлергә өлгергән. Яшерен-батырын түгел, әлеге системага иң күп гозер юллаучылар да әлмәтлеләр. Бу халыкның артык таләпчән карашта булуы белән бәйледер дип тә уйларга була. Икенче яктан халык нефтьчеләр шәһәре статусын тиешле дәрәҗәдә тотуны да күздә тотадыр, чөнки әле күптән түгел генә Әлмәт республика шәһәрләре арасында «Иң төзек торак пункт» исеменә лаек булды бит.  
Әлеге исемне алуда, һичшиксез, нефтьчеләрнең тырышлыгы зур. Шулай да алар тырышлыгы белән төзекләндерелгән объектларны, биләмәләрне тиешле дәрәҗәдә, төзек итеп тоту шәһәр службаларының бурычы. Соңгы вакытта әлмәтлеләр коммуналь хуҗалык тармагын «утлы табада биетеп» алсалар да, соңгы айда әлмәтлеләрне экология һәм юл службаларына кагылышлы проблемалар борчыганы күренә. Мисаллар җитәрлек. Киров урамындагы 32 нче йорт каршысындагы люк ачык, Островский урамындагы 9 нчы йорт янәшәсендәге юлда канализация коесы җимерелеп төшәргә тора. Үзәк урамдагы кайбер урыннарда тротуар брусчаткалары кубып, чокырлар барлыкка килгән. Мисал өчен Яшьләр үзәге каршысындагы җимереклек калабызны аеруча бизәми. Шевченко урамындагы гараж биләмәләрендә дә контроль юк. 
– Гараж территориясенең уртасына кемдер шушындый такта , чүп китереп аударган. Элек экологлар шәһәр биләмәләренә рейдлар белән чыга иделәр, хәзер юк. Заявка бирмәсәң селкенмиләр дә, – дип зарлана әлмәтлеләр.
Кайбер урамнарда ут юк, чөнки фонарьлар янмый. Мисал өчен Тукай урамындагы 37а һәм Заслонов урамындагы 8а йортлары каршысыннан халыкка кичке якта дөм караңгылыкта йөрергә туры килә икән. Соңгы адрес буенча булган проблемага «Светсервис» җәмгыяте җавап юллаган юлавын. 
– Бу территориядә үзәкләш-терелгән яктырту юк. СИП чыбыгы асылмалы, кабель сузылган, кронштейннар һәм яктырткычлар куелган урам челтәрләрен яңача төзү зарур. Әлеге эшләрне башкару өчен финанслау чыганагын табарга кирәк. Дефектлы ведомость һәм смета төзелгәннән соң, мәгълүмат район башкарма комитетының төзелеш идарәсенә урам яктырту челтәрләрен төзү буенча финанслау чыганакларын билгеләү өчен тапшырылачак, – диелгән анда. Әлеге җавап халыкны канәгатьләндерми, чөнки бу эшне җәйге чорда башкарырга кирәк булгандыр, мөгаен.
 – Яңача төзү һәм смета кирәклеген белгечләр беләдер инде, безгә ут бүген кирәк, кадими заманда яшәмибез бит, – ди биредә яшәүчеләр. Нәрсә дисең – алар хаклы. Җитәкчеләргә халык гозерен күптән ишетергә кирәк булгандыр, мөгаен. 
Торак-коммуналь хуҗалык пробле-малары соңгы айда бераз арткы планга калып торса да, бу өлкәдә тәртип урнаштыру эше дәвам итә. Бер атна эчендә торак инспекторлары 65 күпфатирлы йортны тикшергән, 82 хокук бозу очрагын ачыклаган. Нәтиҗәдә Лермонтов урамындагы 47 нче йортта баскычларда һәм чормада җылы-лык изоляциясе юклыгы, моннан тыш, подвалдагы җылылык торбаларының терәкләре дә юклыгы ачыкланган. Түбә гидроизоляциясе төзек түгел, салкын су торбаларында тутыккан урынннар байтак. Бу уңайдан «ЖЭУ-7» ҖЧҖ директорына 25 мең сум штраф салынган. Штрафлар идарәче команияләргә генә түгел, ә үз белдекләре белән торба алыштыручыларга да билгеләнгән. Мисал өчен Пушкин урамындагы 35 нче йорттагы фатир хуҗасына газ белән җылыткыч урнаштырган өчен  5 мең сум штраф салганнар. 
Шәһәребез биләмәләре чиста, каралган булсын өчен шәһәр службаларының катгый контроле кирәк. Җитешсезлекләрне халык әйткәч кенә күрү гадәтен калдырып, шәһәр биләмәләренә рейдлар белән чыгу, халык белән мөнәсәбәтләрне җайлау зарур. 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса