Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Халык зары

Әлмәт җирлегендә торак-коммуналь хуҗалык тармагын үзгәртеп коруны көтә-көтә халык тәмам гаҗиз булды

Бар проблемаларны чишү үз вазифаларын тиешенчә башкармаучы идарә җитәкчеләренә штраф салу белән тәмамлана да куя.

 

 

Әлмәт җирлегендә торак-коммуналь хуҗалык тармагын үзгәртеп коруны көтә-көтә халык тәмам гаҗиз булды. Бар проблемаларны чишү үз  вазифаларын тиешенчә башкармаучы идарә җитәкчеләренә штраф салу белән тәмамлана да куя.

Әле менә күптән түгел торак инспекциясе башлыгына Тельман урамындагы 60 нчы йортта яшәүче бер ханым гозерен җиткергән булган. Ул хәбәр иткәнчә, йорт подъездларын җыештырмыйлар, канализация исе килә, ишекләр ябылмый. Тикшерү барышында уннан артык кагыйдә һәм норма бозылганлыгы ачыкланган булып чыкты. Мисал өчен, бу йортта дүртенче подъездда ишек тыгыз ябылмый, зур ярык бар. Ягъни йортның җылылык контуры бозылган. Йортта яшәүчеләр җылылык өчен түлиләр, ә ул җил белән тарала да бетә.

Татарстанның Торак инспекциясе «Первый поселок» идарәче компаниясе директорына  уңайлы тормыш шартларын тәэмин итү бурычы турында искәртте. Подвалны киптерергә, торбаүткәргечләрне ремонтларга, подъездларда даими җыештырырга һәм башка бурычларны үтәргә кирәк бит. Күрсәтмә үтәлеше инспекция контролендә. Ә директорга чираттагы 25 мең сум штраф салынды.

Әлмәт районара торак инспекциясе «ЖЭУ-3» ҖЧҖ директорына Ленин урамындагы 61 нче йортның торышы өчен дәгъва белдергән булган. Тикшерү вакытында торак инспекторы подвалдан чормага кадәр хокук бозулар «букетын» теркәгән. Мәсәлән, җылыту торбаларында коррозия. Аңлашылганча, ул берничә көн эчендә генә килеп чыкмый. Димәк, идарәче компания еллар дәвамында бернәрсә дә эшләмәгән. Шуны да билгеләп узарга кирәк, «ЖЭУ-3» ҖЧҖ директоры бу вазифада  2024 елның 14 октябреннән икән. Әлеге чорда 30 инспекция визиты үткәрелгән, аларның нәтиҗәләре буенча компаниягә карата административ хокук бозу турында 4 беркетмә төзелгән,  директорның үзенә карата гына да 19 беркетмә язылган,  шуларның 2 се урындагы затны дисквалификацияләү өчен җәмәгать судына җибәрелгән. Әмма суд тарафыннан 25 000 сум һәм 50 000 сум күләмендә административ штрафлар билгеләү турында карарлар гына чыгарылган. Штрафларның гомуми суммасы – 300 мең сумга якын. Җитәкче үз вазифаларын башкарырга теләк белдермәгәч, инспекторлар дисквалификациягә өченче дәгъва биргәннәр.

«Административ хокук бозу җитди куркыныч тудырды, ул «ЖЭУ-3» ҖЧҖ җитәкчесенең гражданлык-хокукый бурычларын үтәүгә карата кимсетүле мөнәсәбәтендә чагыла», – дип язылган судья карарында. Тик шуңа да карамастан, хөкем карары кабат 50 мең сум күләмендә штраф белән чикләнгән. Татарстанның Торак инспекциясе күп фатирлы йорт белән идарә итү бизнес кына булган кешеләрне дисквалификацияләүгә ирешергә тырышачагы турында белдерде.

Тормыш шулай да бик кызык икән ул. «Халык контроле» дәүләт системасына калабызның экстрим-парк биләмәсендә канализация люкларындагы тәртипсезлек (биш люк та төртсәң килеп төшәрлек юка сетка белән капланган, алардан коточкыч сасы ис килә) турында мөрәҗәгать иткән Зәлия М. үзе дә бераз аптырашта калгандыр дип уйлыйм, чөнки аның мөрәҗәгатен башкарма комитетка юллаганнар, ә алар үз чиратында җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына җибәргәннәр. Нәтиҗәдә гозер кабат башкарма комитетка кайтып калган. Әлмәтле аптырашта – әлеге мәсьәләне кем чишәчәге билгесез. Ә бит сусаклагыч янәшәсендәге экстрим-парк биләмәсендә әлеге люкларга караңгы вакытта кем дә булса килеп тә төшәргә мөмкин.

Менә шундый хәлләр. Кипкән агачлар, кеше биеклеге тигәнәкләр, юеш подваллар һәм башкалар турында әйтәсе дә юк. Шәһәрнең барлык службаларына да эш җитәрлек монда. Нәтиҗә бер генә – игътибар җитми, шуңа күрә хуҗасызлык хөкем сөрә. Кызганыч.

Резеда Исмәгыйлева

Фото: Гөлфия Ханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса