Эт көтүләре Түбән Мактама халкын куркыта.
Түбән Мактамада яшәүчеләр эре этләр кешеләрне берничә тапкыр чолгап алган дип раслый.
Мондый очрак Түбән Мактамада яшәүчеләрнең берсендә шимбә көнне булган. Иртә белән хатын-кыз эшкә барганда эт көтүенә юлыга.
«Алар мине чолгап алдылар. Мин хәтта атларга да курыктым. Бәхеткә каршы, моны машинада узып баручы хатын-кыз күреп алган. Ул мине машинасына утыртып, этләрдән ераграк алып китте. Аңа зур рәхмәтемне белдерәм», – ди Мактамада яшәүче.
Икенче бер кеше зур этләр баланы чолгап алган һәм аны бик нык куркыткан, дип хәбәр итә.
Шул ук вакытта этләр икенче берәүгә дә ташлана язган.
- Башта алар Заводская ур., 6 адресы буенча балкон астында иде. Аннары ишек алдына йөрделәр. Кызым да аларны күргән, качкан, - дип уртаклашты ханым.