Агачларны нигә кискәннәр
Редакциябезгә теге яки бу сорауга ачыклык кертүдә ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итәләр.
Без исә әлмәтлеләрдән кергән гозерләрне җитәкчеләргә мөмкин кадәр оператив рәвештә җиткереп барырга тырышабыз. Шуны да әйтми кала алмыйбыз - кайбер түрәләргә халык проблемаларын аңлатып бирү шактый кыенлыклар тудыра. Шушы көннәрдә генә РТС микрорайонында гомер кичерүче Эльвира Шакировадан кергән гозер-үтенеч белән дә шулай булды. Әлмәтле Зәй елгасы буендагы киселгән агачларга тап булуы турында хәбәр итеп, безгә фотосурәт юллап җибәргән иде.
- Зәй буйларын бик яратабыз - җәйге чорда елга буена ял итәргә чыгабыз, кышын гаилә белән яр буендагы сукмак буйлап чаңгыда шуабыз. Гыйнвар азакларында чаңгыда шуарга чыккач, Зәй буендагы ярда кисеп ташланган агач өемнәренә тап булып, җаныбыз әрнеде. Биредә гомер-гомергә җәйге чорда сандугачлар оя корып, бик матур итеп сайрый торганнар иде, нәрсә булды икән? Кемгә комачаулаган бу матур агачлар? Кайсысы кискән һәм кем ризалык биргән аларны кисәргә? Зинһар өчен, белешегез әле, - дип мөрәҗәгать иткән иде безгә Эльвира ханым. Әлеге сорауларга ачыклык кертү өчен без әлмәтленең үтенечен турыдан-туры Экология һәм төзекләндерү департаментына юлладык. Гозерне тиз арада кабул итеп алдылар алуын, «Белгечләр рейдка чыгып, тикшерү уздырганнан соң, җавабын бирербез» дип тә ышандырдылар. Берничә көн көтеп тә, җавап килмәгәч, департаментка кабаттан шалтыратырга булдык. Монысында инде безгә болайрак җавап бирделәр:
- Гозерне район башлыгының матбугат хезмәте аша юллаганнан соң гына җавап бирәчәкбез.
Әйе, яшерен-батырын түгел, мондый җавапны безгә, редакция хезмәткәрләренә бик еш ишетергә туры килә. Тик ни өчен без - «Әлмәт таңнары» район газетасы журналистлары халыктан кергән сорауларны район җитәкчесе матбугат хезмәтенә юлларга тиеш соң - шунысы аңлашылып бетми. Әлмәтлеләр бит нәкъ менә безнең редакциягә мөрәҗәгать иткәннәр, димәк, җавапны алар бездән көтә, матбугат хезмәтеннән түгел. Һәм алга таба да шулай булачак. Монысы инде «бәйләнчек журналистлар казынганын» яратмаучы түрәләр колагына әйтелгән сүз.
Экология һәм төзекләндерү департаменты җитәкчелегенә әлмәтленең гозеренә безнең редакция җавап бирергә тиешлеген аңлату зур кыенлыклар белән узса да, нәтиҗәдә җавап барыбер булды. Аңлашылганча, «Татнефть» җәмгыяте коры җирләр экосистемасын саклау һәм яңарту таләпләренә кагылышлы чараларны тормышка ашыру максатында Дала Зәе елгасы ярларын америка чаганыннан чистарту эшләрен алып бара икән. Әлеге чаралар Тайсуган авылы җирлегеннән алып Зәй сусаклагычына кадәр территориядә башкарыла, диелгән җавап хатында. Чистартканнан соң әлеге территорияләрдә тал, миләш, балан, сары акация утырту каралган. Әлбәттә, Дала Зәе яр буйларын корыган агачлардан һәм чаганнардан чистарту кирәкле гамәл. Шулай да бу уңайдан әлмәтлеләргә районда әлеге чаралар алып барылуы турында даими хәбәр итеп тору да кирәк булгандыр, чөнки агачларны кисү, чистартуга, рәсми хатлардан күренгәнчә, инде 2021 елдан бирле ризалык бирелгән. Әлеге эшләрне халыкка җиткерү һәм контрольдә тотуда район экологларының роле аеруча зур булырга тиештер, мөгаен. Хәзерге заманда яшерен эшләргә урын юк, бар нәрсә дә күз алдында - халык күрә, төшерә, мәгълүматны халык контроленә юллый, социаль челтәрләргә урнаштыра. Шуңа күрә дә җитәкчеләрне халыкка якынрак булырга чакырабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа