Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Халык зары

Әлмәтлеләрне мәктәп янында яшәүче эт өере борчый

Шәһәр халкы балалар өчен курка.

Әлмәтнең 7 нче мәктәбе янындагы территорияне этләр өере басып алган. Бу хакта шул тирәдә яшәүче хатын-кыз Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» бүлегендә хәбәр итә.

Хайваннар подъездларга керә, балалар мәйданчыгында йөри. Шәһәр кешесе билгеләп үткәнчә, этләрнең берсе дә чипланмаган. Ул җаваплы кешеләрдән проблемага игътибар итүләрен сорый, балалар өчен куркуын билгеләп үтә. Шикаятькә хакимият вәкилләреннән җавап әлегә килмәгән. 

Фото: uslugi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса