Әлмәттә йортсыз эт баланы тешләгән
Укучы баланың әнисе аның курыкканын хәбәр итә.
Әлмәттә СУ-2 микрорайонында балага эт һөҗүм иткән. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагумановның телеграм-каналы чатында баланың әнисе хәбәр итә. Аның сүзләренчә, балада көчле курку һәм стресс. Хатын-кыз зарлана: бу хәлдән соң ничек тыныч кына мәктәпкә йөрергә?
Шәһәр кешесе иреккә җибәрелгән чипланган этләр агрессив дип яза.
«Хакимият моңа тиешле игътибар бирсен өчен нинди стадиягә җиткерергә кирәк?!»- дип мөрәҗәгать итә түрәләргә әлмәтле.
Фото: t.me/nagumanovtd_live
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа