Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәт йортында яшәүчеләр тычканнардан зарлана

Алар раславынча, идарәче компаниягә берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр, әмма проблема барыбер хәл ителмәгән.

Тычканнар һөҗүменнән Әлмәтнең Шевченко урамындагы 160 йортта яшәүчеләр күпләп зарлана. Тиешле мөрәҗәгатьләрне алар район башлыгы Тимур Нагуманов телеграм чатына җибәргәннәр. Алар әйтүенчә  көн саен кимерүчеләргә «ау» үткәрергә мәҗбүр. Монда яшәүчеләр раславынча, алар идарәче компаниягә берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Әмма проблема барыбер хәл ителмәгән.

«Көн саен тычканнар балконнарда йөри. Елга бер тапкыр (анысы да үтенеч буенча) дератизация ясыйлар. Айга бер тапкыр эшләргә кирәк. Эш башкарылганлыгы турында безгә хисап ясамыйлар!  Һәрбер фатир кешесе тычканнарга зарланган инде! Башка органнарга язарга вакыт!»,- диләр. Әлмәтлеләр сүзләрен тычканнар белән көрәшү нәтиҗәләре төшерелгән фотосурәтләр белән ныгыттылар. Шикаятьләргә үсеш департаменты вәкилләре җавап бирде. Алар мөрәҗәгатьләрне идарәче компанияләргә тапшырдылар. Алар дератизация ясаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса