Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Чиратта - Антон Павлович аты

Бер ай элек шәһәребезнең үзәк урамына куелган Тукайның велосипед рулен сындырып алганнары турында язган идек.

Аннан инде башка матбугат чаралары, интернет челтәрләре дә бу хакта хәбәр салды. Хакимиятнең матбугат үзәге дә белде. Фотолар да куелды. Шуннан соң инде тиз арада бөек шагыйрьгә яңа велосипед ук алып бирмәсәләр дә, рулен төзәтеп куярлар дип өметләнгән идек. Тик әле берәүнең дә селкенеп караганы юк. 

 

Бу хакта шәһәрнең хокук саклау органнары да кызыксынмый калмаганнардыр дип ышанабыз. Шулай инде, каракны бик каты эзлиләр, күрәсең. Шәһәр зур, караклар күп. Тота алмаулары да ихтимал. Әллә кайдагысын тотып бетерсеннәр. Әгәр дә берәр сәүдә үзәгеннән үсмер малай бер чупа-чупс, яисә берәр әби ялгыш сумкасына артык берәр сохари салган булса, минуты-сәгате белән эзенә төшеп, штраф салган булырлар иде. Бу да бит җәмәгать урыны, шәһәрнең үзәге югыйсә. Андый урыннарда күзәтү камералары да булырга тиештер. Ә бәлки кайбер урыннардагы кебек, уенчык камералар гына торадыр. Үзе бар да, үзе юк та.

 

Ә Тукай һаман сынык руль белән «йөри» бирә. Болай булгач, Антон Павловичның атын урласалар да була, куркыныч түгел. Берәү дә эзләми дә, тапмый да.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса