Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Бал мичкәсенә дегет кашыгы

Редакциягә төрле эчтәлектәге хатлар килә тора. Соңгы вакытта әлмәтлеләр шәһәребез ишегалларында һәм хәтта төп урамнардагы юл, тротуар кырыйларын чүп үлән басып китүеннән зарлана.

Күптән түгел бер газета укучыбыз Ленин урамыннан фотосурәтләр дә төшереп җибәреп, комментарий юллаган. Әлеге язманы түкми-чәчми газетабызда урнаштырырга булдык. 

- Шәһәребезнең көннән-көн төзекләнә баруына куанып бетә алмыйм. Әлмәтебез бигрәк матур бит. Эштән өйгә көн дә җәяү кайтам, бәлки шуңа күрәдер дә калабыз юллары, биналары төзеклегенә, урамнары чисталыгына артык игътибар итәмдер. Халыкта «Бал мичкәсенә дегет кашыгы» дигән әйтем бар. Минеке шулайрак була инде хәзер. Ленин урамы - Әлмәтнең йөзек кашы, нәрсә генә дисәләр дә, биредә идеаль төзеклек, чисталык хөкем сөрергә тиеш дип уйлыйм. Минем фикерем белән барлык әлмәтлеләр дә килешәдер. Ленин мәй-данындагы һәйкәлнең торышына күз салыгыз әле, зинһар, дип әйтәсем килә. Драма театры, хакимият каршында, мәйданның түрендә алабута, әрем, шайтан таягы, күкчәчәк һәм башка төр чүп үләннәр үсеп утыру бер дә матур күренеш түгел инде, җәмәгать. Монысы бер нәрсә. 

Икенче борчыган мәсьәлә - Шарлавыклы буалар торышы. Ленин урамы буйлап тротуардан аска таба төшә торган баскычлардан узганда  (ул баскычлардагы плитәләр таушалып коелып беткәннән соң, барысын да тигезләп кырып төшергәннәр иде төшерүен) буа суыннан күтәрелгән сасы сазлык исе тынны каплый хәтта. Аны быел бер тапкыр булса да чистарттылармы икән? Шәһәрнең үзәгендә мондый сазлык үрчетеп яту бернинди кысаларга сыймый бит. Әлеге урынны экологлар контрольдә тотарга тиештер бит инде. Нефтьчеләр башкаласы исемен горур йөртәсе, Ленин урамын төзек, каралган итеп күрәсе килә. Каты бәрелгән булсам, гафу итәрләр дип ышанам. Бу минем шәхси фикер, үпкәләмәгез, - дип юллаган язмасын Фәридә ханым. 

Сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле әлмәтлеләр? Фикерләрегезне редакция почтасына яки социаль челтәрдәге аккаунтыбызга юллый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса