Шикаятьләрдән соң Әлмәт районында балалар мәйданчыгын ремонтладылар
Татарстан Жилинспекциясе хезмәткәрләре республика халкының шикаятьләрен өйрәнеп, социаль челтәрләрне мониторинглауны дәвам итәләр.
Бер атна эчендә белгечләр 37 гариза буенча эшләр башкарган.
Әйтик, Әлмәт районы Түбән Мактама поселогында яшәүчеләр ватылган балалар мәйданчыгына, ком булмауга һәм чабылмаган үләнгә зарланганнар. Сүз Такташ урамындагы 1 һәм 3 нче йортлар ишегалды турында. Мөрәҗәгать иткәннән соң эшләр башкарылды. Балалар мәйданчыгын тәртипкә китерделәр. Якын арада ком китерәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа