Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Утсыз тормыш - күңелсез

Редакциягә төрле эчтәлектәге хатлар, мөрәҗәгатьләр көн дә килеп тора.

Шушы көннәрдә Колшәрип авылында гомер кичерүче беренче төркем инвалид Фәнәси Әхтәм улы Нуриевның туганнары язган хатны алырга туры килде. Әлеге хатның эчтәлегеннән күренгәнчә, Фәнәси аганың якын кешеләре йорт капкасы төбендәге электр баганасының уты янмавы проблемасын күтәреп чыкканнар. Фәнәси Нуриев үзе бу турыда инде ел башында ук авыл советына барып хәбәр иткән булган, тик әлеге көнгә кадәр гозер чишелмәгән. «Авыл советы электрикларны җибәрергә вәгъдә итсә дә, бер килеп караучы да булмаган. Йорт салганда үткәргечләр өчен дә үзе түләгән. Казанга «зарлы телефон»га да яздык инде, авыл советы аларга дөрес информация бирмәгән. Әлеге проблеманы чишәргә ярдәм итә алсагыз, бик рәхмәтле булыр идек», - дип яза Фәнәси аганың туганнары. 

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен без турылан-туры Колшәрип авылы җирлеге башлыгы Альберт Кәшәфетдиновка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәге җавапны бирде.

- Фәнәси аганың гозере турында хәбәрдәр без. Чыннан да, мондый проблема бар. Авылда нигездә ут-диодлы лампалар урнаштырылган биш үткәргече булган баганалар куелган. Алар бик җайлы- кабызып торырга кирәкми, бар да автомат рәвештә эшли. Ә менә Фәнәси Нуриевның йорты каршындагы баганада бары тик дүрт үткәргеч кенә. Бу система инде күптән искергән. Без үз чиратыбызда «Светсервис» җәмгыятенә мөрәҗәгать иткән идек инде, аларга Фәнәси ага яшәгән урамга кабель сузып, аның йорты каршындагы ут багансына тагын бер үткәргеч кушып куярга ризалык бирделәр. Үткәргеч сузмыйча, лампочка кую мөмкинлеге юк. Шуңа күрә дә «Светсервис» җәмгыятен көтәбез. Фәнәси агага да түземлеген җыеп бераз сабыр итеп көтәргә туры килер инде. Борчылмасын, бар да яхшы булыр. 

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса