Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәтлеләр июньдә «Халык контроле»ндә 247 гозер калдырган

«Халык контроле» системасына күпчелек шәһәр халкы зарлана

Июнь аенда гына да әлмәтлеләрдән бирегә 247 гозер кергән. 

Күп катлы йортларда яшәүчеләрне иң борчыган мәсьәлә булып әлеге дә баягы торак-коммуналь хуҗалык проблемасы тора бит. Бу өлкәгә кагылышлы гозерләр һәрдаим лидерлар рәтендә. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, нәкъ менә Корбан бәйрәме алдыннан суүткәргечтә авария булды. «Әлмәт-Водоканал» җәмгыяте җитәкчелеге әлеге хәлнең сәбәбен су торбаларының шактый таушалган булуы белән бәйләп аңлатты. Әлеге проблеманы тиз арада вакытлыча ремонт белән генә ябарга тырышу нәтиҗә бирмәячәген дә өстәп әйтте. Шул рәвешле якшәмбе көнне су давлениесе киметелде, ә Урсалы, ДСРК, РТС, Иске Әлмәт һәм беренче поселок халкына бу эссе көннәрдә авырга туры килде. Суүткәргечне ремонтлау дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрне дә дәвам итте. Халык сусыз интекмәсен өчен микрорайоннарга машиналар белән су ташый тордылар торуын. Сишәмбе көнне, ниһаять, суны тулы көчкә җибәрделәр. Әлеге ситуация шәһәр халкын су белән тәэмин итүче торбаларга ревизия ясарга, иң нык таушалганнарын ремонтларга яки алыштырырга кирәклеген фәләненче тапкыр дәлилләде. 

Тагын бер бәла – шәһәр ишегалларын чүп үләне басты. Хәзер инде әлмәтлеләр шул котырып үскән үләнне чабып чыгуны үтенәләр. Тимирязев урамындагы 17 нче йорт, Түбән Мактамадагы Девонская урамындагы 49 нчы йорт, Толстой урамындагы 4 нче йорт, Шевченко урамындагы 170 нче, Жуковский урамындагы 10 нчы, Геофизическая урамындагы 15нче йорт, Ленин урамындагы 70 нче, 80 нче йортлар каршындагы ишегалларында үлән кеше биеклеге булып үскән. «Агач утырттылар да оныттылар. Шуындый кызуда бичара чыршыларга ник бер су сипсеннәр», -  дип зарлана Шевченко урамында яшәүче Фәйрүзә С. Анысы бездә гел шулай – онытырга яраталар инде. Экологларның да игътибары җитми. Югыйсә, агачлар көндәлек кайгыртуны таләп иткәнен алардан да яхшырак аңлаучы булмаска тиеш. 

Идарәче компанияләргә һәм башка җаваплы службаларга, төртеп күрсәткәнне көтмичә, ишегалларындагы балалар мәйданчыкларындагы кече формаларның, подъезд төбендәге утыргычларның да төзеклеген карап, тикшереп чыгарга кирәктер. 

Бәла аяк астында дигәндәй, Изаил Зарипов урамындагы 5а йорты каршындагы футбол мәйданчыгының сеткасы таушалган, аннан очлы чыбык-чабык төртеп чыккан. «Балалар сәламәтлегенә куркыныч яный», - дип чаң суга Елена М әлеге уңайдан. 

Тротуарлардагы убылган асфальт, картайган, авария хәлендәге агачлар, ачык люклар турында инде язып арды халык. Җитәкчеләрне халык гозерен ишетергә, шәһәр буйлап күзәтү һәм нәтиҗәләр ясарга, аннан соң чараларын күрергә чакырабыз. Төртеп күрсәткәнне көтмәгез инде, зинһар.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса