Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Юлларны пычратучы йөк машиналары әлмәтлеләрнең ачуын чыгара

Халык проблема турында «Халык контроле»нә язган.

Әлмәтлеләр  юлларны пычратучы йөк машиналарыннан зарлана. Халык төзелеш мәйданчыгыннан пычрак алып чыгучы  йөк машиналарына зарлана. Мондый гариза «Халык контроле» порталында пәйда булды.

«Төзелеш мәйданчыгында тәгәрмәчләрне юу пункты оештырылмаган. Зур йөк транспорты пычракны асфальт буйлап тарата», - дип яза мөрәҗәгать авторы. Мөрәҗәгатькә җавап итеп, экология һәм төзекләндерү департаменты әлеге участокны норматив хәлгә китерү буенча эшләр планлаштырылуын хәбәр итте. Аннары  төзелеш мәйданчыгында тәгәрмәчләрне юу пункты оештырылуы турында хәбәр белән тулыландыра, дәлил итеп территория һәм җиһазларның фотолары беркетелгән.

Фотолар: uslugi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса