Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Хуҗаларның хуҗасызлыгы

Мәктәп баласы булса, тыңламый дип, укытучы ул баланың әти-әнисен чакыртыр иде. Боларны бит алай да эшләтеп булмый.

Ишегалларындагы аварияле агачлар, киселгәннән соң чыгарып түгелми калган ботаклар, контейнерлардан ташып чыккан чүп-чар турында күпме мәкалә чыкты. Кисәттек - игътибар итүче булмады, ә көчле җил вакытында картайган агачлар авып төште, кайбер бина һәм йорт түбәләре очты. 

Халык үтенеченә колак салсыннар өчен ЖКХ өлкәсендә эшләүче җитәкчеләрне, хезмәткәрләрне кулларыннан җитәкләп шәһәр буйлап йөртәсе генә калды инде хәзер. 

«Әй, күпме генә эшләсәң дә, халык барыбер зарлана инде ул», диюче түрәләрнең халыкка булган мөнәсәбәте аңлашылмый - халык гозерен ишетергә, күрергә теләмәгәч, нигә «җитәкче» булып йөрергә соң?! Коммуналь өлкәдә гомумән тотрыклылык юк. Әле бер җитәкчене билгеләп куялар, әле икенчесен... Елдагыча, җылыту сезонына да зур проблемалар белән килеп кердек, ишегалларында казу-казыну эшләре әле дә дәвам итә. Күпкатлы йортлар кырында җәйге чорда салынган яңа асфальтны ватып-җимереп калдырып китүче оешмалар да бар. Әле күптән түгел Р. Фәхретдин урамындагы 36а йортында яшәүчеләр нәкъ менә шушы уңайдан редакциябезгә мөрәҗәгать итеп зарландылар. 

Көзге чорда шәһәр урамнары караңгылыкка чума. Күп кенә ишегалларында фонарьлар янмый. Шәһәрнең күрке булган пляж территориясендә дә караңгылык хөкем сөрә. Көзге яңгырлы кичләрдә урамнардагы машиналар йөри торган юллар аеруча игътибар сорый. Шевченко-Фәхретдин боҗрасында яктырту аеруча бик түбән дәрәҗәдә, бу җәяүлеләр өчен куркыныч тудыра. 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса