Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Күренсен, шумасын, купмасын

Сорауга шәһәр юллар идарәсе директоры урынбасары Илдус Мәсләхов җавап бирде.

 

«Шәһәр эчендәге юлларга ел да май бәйрәмнәренә кадәр матур итеп юл билгеләре ясап чыгалар иде. Быел ни өчендер алар вакытында яңартылмады. Бордюрларны буяудан баш тартып, буяуларны күбрәк шул юл билгеләренә тотачакбыз, кыш көне баскач, аяк шумый торган билгеләр ясыйбыз дип тә ышандырганнар иде югыйсә җитәкчеләр. Бу эшне кайчан башкарып чыгарга уйлыйлар икән?»

 

Әлеге сорауга шәһәр юллар идарәсе директоры урынбасары Илдус Мәсләхов болай дип җавап бирде:

 

- Юл билгеләрен ясауга 20 апрельдә керештек. Алар озак һәм чыдам булсын өчен көннәрнең даими җылы торуы мөһим. Бу уңайдан бераз кыенлыклар булды. Аннан соң чималны вакытында китерүдә аның белән тәэмин итүчеләр бераз тоткарлык күрсәтте. Асфальт өстендә ясала торган юл билгеләре махсус АК-511Б эмаль буяу белән төшерелә.

 

Моннан тыш юл куркынычсызлыгы кысаларында калабызда караңгыда яктыртып торучы 24 юлны аркылы чыгу урыны да ясалды. Озакламый мондый билге Герцен урамындагы 39 нчы йорт янында да барлыкка киләчәк.

 

Бүген Ленин урамында юл билгеләрен ясау буенча барлык эшләр дә төгәлләнде. Гомумән алганда, буяу, ясау эшләре тулысынча 1 июньгә тәмамланачак, - дип аңлатты ул.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса