Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Халык зары

Әлмәтлеләр «Халык контроле» системасына зарлануларын дәвам итәләр

Август ае башланды гына, ә әлмәтлеләрдән инде бирегә 200 дән артык гозер керергә өлгергән.

Җирле проблемалларга түрәләр битарафлык күрсәтә

Соңгы вакытта әлмәтлеләрнең үтенечләре әлеге системага килеп ирешкәч кенә, нәтиҗәле чишелеш таба башлады. Түрәләрнең җирле әһәмияттәге проблемаларга битарафлык күрсәтүләре борчуга сала. 

Әлмәт халкын һәрвакыттагыча торак-коммуналь хуҗалык тарамагына, юллар торышына һәм экологиягә кагылышлы сораулар аеруча борчый. Шуңа күрә дә әлеге юнәлешләргә билгеләнгән җитәкчеләргә җиң сызганып эшләргә кирәк.

Җәйге чор - төзекләндерү, ремонт эшләренең иң актив вакыты.

Тик күп кенә оешмалар төзелеш эшләре барышында юл катламнарын куптарып ыргытканнан соң, төзекләндерергә, юл өслекләрен киредән үз хәленә кайтарырга ашыкмыйлар. Соңгы вакытта тротуарлар һәм аеруча велоюллар торышы канәгатьләнерлек түгел. Аларда чокыр-чакырлар күбәйгәннән-күбәя генә бара.

Күп кенә урыннарда төзелештән калган чүп-чар өелеп ята. Бу күренешне бүген Төзүчеләр проспектындагы 70 Б йорты, Ленин урамындагы 195 нче йорт каршыларында күзәтергә була. Шевченко урамындагы 138 нче, Гафиатуллин урамындагы 7 нче йортлар каршындагы юлларда исә асфальт убыла башлаган.

әлмәттә халык контролендә зарлар күп

Аварияле агачларның ботакларын кисү, әлбәттә, уңай күренеш, тик менә аларны кискәннән соң,күпчелек очракта, нигәдер чыгарып түгәргә оныталар. Кайбер урыннарда ул икенче елга кадәр шул урында өелеп ята. Әлмәтлеләр Чехов урамындагы 31 нче, Цеткин урамындагы 29 А йортлары каршындагы территорияләрне корыган ботаклардан арындыруны сорап гозер иткәннәр.

Агачлар зур проблема тудыра

Шәһәрдә иң көнүзәк проблемаларның берсе – картайган, авария хәлендәге агачлар. Аларны вакытында кисү зарурлыгын белсәләр дә, ни өчендер әлеге эшне башкарырга ашыкмыйлар. Юл тирәли үскән күп кенә агачларның салынып төшкән ботаклары да аварияле ситуацияләр тудыра, чөнки алар күрү мөмкинлегенә хилафлык китерә, нәтиҗәдә юл һәлакәте булырга мөмкин.

  • Мондый хәл бүген Гафиатуллин, Цеткин, Гагарин рамнарындагы ишегалларда күзәтелә. Гомумән, экологларга инде күптән аварияле агачларга ревизия ясарга, корыган агачлардан арынырга кирәклеге турында җиткерелгән иде, тик ни өчендер әлеге эш һаман  арткы планга күчә бара. Көчле җил чыга калса, аларның я машина, я кеше өстенә авып төшүе ихтимал.

Халык контролеедә әлмәтлеләр щарларын калдырам бирә

Урамнардагы, ишегалларындагы чабылмаган чүп үләннән зарланучыларның инде җәй буена иге-чиге булмады. Үзәк урамнарны чүптән арындыру узган атнада активлашып китте китүен.

– Идарәче компанияләр биләмәләрне контрольдә тоту турында бөтенләй оныттылар кебек. Югыйсә, коммуналь хезмәтләр өчен түләп торабыз, триммер белән чабучыларны яллап, ишегалларын рәткә китерү шулкадәр авырмы икән? - дип гозерләрен юллый әлмәтлеләр.

Алар хаклы. һәрбер җитәкче үз эшен җиренә җиткереп башкарса, халык белән тыгыз элемтәдә торса, кешеләргә проблемаларын «Халык контроле»нә кадәр бардырып җиткерәсе булмас иде дә бит… Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса