Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

«Ревизор килә»... татар телен тикшерергә, яки Укучылар ни уйлый

Узган санда Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә мәктәпләрдә татар теле укытуның торышын тикшерәчәкләре турында «Ревизор килә»... татар телен тикшерергә» дигән мәкалә басылган иде.

Язма туган телебезгә битараф булмаган укучыларда шактый гына кызыклы фикерләр
уятты.

2017 елдан башлап монысы 4 нче тикшерү түгелме соң инде? Әлмәт «кызыл зона»да икән, җитәкчеләргә татар төркемнәрен арттыруның башка юлларын карарга кирәк.

1. Балалар бакчасы. Хәзер исеме генә «татар теле өйрәнүләр». Үз туган телен онытып киләләр мәктәпкә. Татар группалары ачып, җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Мисал өчен, 47 нче балалар бакчасы. 2008 елда татар төркемен тәмамлап чыктык. Тәрбиячеләр татарлар, бәйрәмнәр, җыелышлар, кичәләр татар телендә иде.

2. Укытуның нәтиҗәсе булсын өчен төркемнәрдә бала саны 15 тән артмаска тиеш. Чынлыкта - 23-25. (Чит тел төркемнәре 13-15 бала белән җырлап укыталар).

3. Укытучыларны юк-бар белән тикшерүне туктатырга! Башка предметны бу кадәр тикшергәннәре юк. Ә татар телчеләренә укытырга ирек бирмиләр.

4. Ни өчен республика җитәкчеләренең әйткәннәренә колак салмыйча, Әлмәттә август киңәшмәсендә яңгыраган «3 сәгатьтән дә ким түгел» дигәнне игнорга куеп, бик күп мәктәпләрдә 0,5-1 генә сәгать татар теле? Бу - мәгариф идарәсе җитәкчелегенең татар теленә карата мөнәсәбәте, кызганычка каршы. Менә шулардан башларга кирәк тикшерүне. Иң кызганычы - татар теле укытучыларының эшләрен күреп, аларны бәяли белмиләр.

Бу тикшерүгә чыгу вакытны бушка уздыру гына. Руслар әйтмешли, «показуха». Моның белән генә мәсьәлә чишелмәячәк. Кызганыч, татар җанлы җитәкчеләребез юк Әлмәттә.

Ләйсән

 

Мин ике бала анасы буларак язам. Кызыма 16 яшь, улыма 10 яшь. Балалар белән өй эше эшләгәннән шундый нәтиҗәгә киләм: татар теле елдан-ел катлаулана. Балаларга түгел, миңа, татар теле белгече дигән югары белемем булган кешегә дә (бу өлкәдә эшләмим, әлбәттә), дәреслектәге күнегүләр бик катлаулы. Әллә балалар бернәрсә аңламасын өчен юри эшләнелә инде. Туган тел түгел - әйтерсең, чит тел.

Эльвира Ихсанова

 

Нишләп соң мәктәпне генә тикшерәләр, һаман! Балаларның да, укытучы-ларның да чарасыз икә-нен, булдыра алганны эшләгәннәрен бар да белә бит, югыйсә! Ике телне бел-гән җитәкчеләр кирәген дә, үзе белмәсә киңәшчесе, урынбасары булырга тиеш икәнен дә яхшы беләләр! Ихтыяҗ да булу, киләчәге булуы кирәк телнең! Ата-аналар конференциясен гимназиядән, берничә татар дип аталган мәктәпләрдән башка кемнәр үткәргәне бар? Әти-әниләр белән даими эш алып бару зарур!

Бердәнбер театрыбыз бар! Ул гына бөтен мәдәният эшен алып барырга тиеш түгел, мөгаен! Сиринә Максутовна белән Лера Расиховна җилкәсенә милли мәгарифне өю дөрес хәлме?

Ә мәктәптә 2017 елдан ук инде милли мәсьәләләр буенча урынбасарлар юк ителде. Хакимияттә бер Роза Егоровна бар татар телен аңлаучы! Татарча язган матбугатыбызны кыскартып, бетереп нәрсә оттык! Файда урынына зыян күрәбез! Балалар әти-әни кулында. Ә алар җәмгыятьтәге вәзгыятькә йөз тота! Замана әти-әниләре!

Гөлия Җамалиева

 

Мәктәпләрне тикшерергә түгел, аларга ярдәм итәргә кирәк. Ул татар теле дә-реслекләре татар телен өйрәтергә юнәлдерелмәгән бит, ә аны ничек тә катлауландырырга, аны бетерергә бастырылган дәреслекләр. Бусы бер. Икенчедән: хәзерге әти-әниләр рус мәктәбен бетергән, рус телендә фикер йөртә торган ата-аналар ләбаса, димәк, алар үз балаларына татар теленең асылын төшендереп бетерә алмыйлар.

Гөлгенә
Мәрдамшина-Хәйруллина

 

Татар авылларындагы башлангыч сыйныф укучылары үзара урысча сөйләшәләр, татар хәрефләре дөрес әйтелми, мәдәният йортларында төрле чыгышлар, шигырь бәйгеләренә әзерләнгәндә сүзләрнең, хәрефләрнең әйтелешен өйрәтергә туры килә. Кайсы үҗәтләнеп өйрәнә, кайсы «мин алайса русчаны гына ятлыйм» ди.

Лилия Купаева

 

Их, туганнар... Мәсьәлә бит бөтенләй башкада. Нигә соң безне аңларга теләмисез. Туган телне тикшерергә чыгарга җыенучылар, сезнең ул-кызларыгыз, оныкларыгыз, һич югы танышларыгызның балалары булса да бүген татар төркемендә укымаса, нәрсәдер күзәтү бик кыен булмасмы диюем. Миңа калса, иң элек үзебездән башларга кирәктер. Бүген җиң сызганып тикшерергә әзер торучылар, 2017 елда сез кайда идегез соң? Клара апалар, Марсель абый Нуриевлар җитми икән безгә.

Фәрит Шәйдуллин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса