Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Сәбәбе бар: троллейбус йөртүчеләр авырый

Таҗлы вирус «чәчәк аткан» чорда әлмәтлеләр шыгрым тулы җәмәгать транспортында йөрүләрен дәвам итәләр. Аеруча иртәнге якта.

Бу турыда социаль челтәрләрдә язалар, «Халык контроле»нә һәм «Әлмәт таңнары» редакциясенә мөрәҗәгать итәләр. Фотолардан күренгәнчә, транспорт салонындагы «социаль дистанция» турында сөйләп тә торырга туры килми.

Чыннан да, әлеге тема көнүзәк булып кала бирә. COVID-19 таралу белән бәйле эпидемиологик торыш кискенләшү уңаеннан кертелгән чикләүләр җәмә-гать транспорты фонында бөтенләй дә аңлашылып бетми.

– Иртәнге якта, кеше эшкә барганда һәм эштән кайтканда, троллейбуслар аеруча начар йөри. Тукталышларда халык җыела, салоннарда алма төшәр урын калмый. Ә бит халык өчен иң мөһим вакыт - иртәнге сәгать җиденче ярты белән сигез арасы һәм кичке биштән соңгы вакыт. Моның өчен шулкадәрле баш ватарга кирәкме икән? – дип фикерләре белән уртаклашалар әлмәтлеләр.

– Маска кигән кешеләр бер-берләрнең баш чүмечләренә терәлеп, авыр сулап баралар. Араларында өлкән яшьтәгеләре дә байтак. Кафе, спорт клубларында, кинотеатрларларда да кешеләр арасында мондый тыгыз контакт юк. Ә биредә ябык салонда бару таҗлы вирус йоктыру куркынычын бермә бер арттыра бит. Кайчан чишелер икән бу транспорт проблемасы? – диючеләр дә бар.

Әйе, чыннан да, транспорт мәсьәләсе бүгенге көндә актуаль булып кала бирә. Без бу теманы газетабыз битләрендә еш яктыртып килдек. «Акыллы транспорт» системасын кертү дә проблеманы чишәргә тиеш иде кебек. Бу уңайдан без «Әлмәт транспорт идарәсе» МУП директоры Решат Таҗетдиновка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәге аңлатманы бирде.

– «Акыллы транспорт» системасы эшли, тик сәбәп анда түгел. Үзегез күреп торасыз, коронавирус белән авыручылар саны артты. Ул безнең предприятиене дә читләтеп узмады. Бүген 8 троллейбус йөртүчебез больничныйда. Әлбәттә, без резервтагы кешеләрне җәлеп итәбез, ләкин, шуңа да карамастан, график төгәл үтәлми. Сәбәп менә шунда. Техникага килгәндә, бар да тәртиптә, линиягә көн дә 17 троллейбус чыга.

Әлеге аңлатмадан күренгәнчә, җәмәгать транс-портының эшчәнлегендә техника түгел, иң беренче чиратта кеше факторы мөһим роль уйный. Шулай да, халыкка тиешле хезмәт күрсәтүдә өзеклекләр булырга тиеш түгел. Троллейбуслар йөреп торсын, пассажирлар да исән-сау гына була күрсен.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса