Уты булды, суы да булырмы?
Газета укучыларыбыз торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү өлкәләре буенча сорауларны еш юллыйлар.
Күптән түгел редакциябезгә Урсалы микрорайонында яшәүчеләр мөрәҗәгать итеп, чираттагы гозерләрен җиткерделәр.
Солнечная урамында яшәүче Фәния ханым ин-де озак еллар дәвамында кичләрен урамда ут янмаудан зарланды. «Күпме тапкыр службаларга, утны ясагыз инде, дип әйтеп карадык. Юк, колакларына да элмәделәр. Аптырагач, бәлки, сезнең газета ярдәм итә алыр дип, редакциягә мөрәҗәгать итәргә булдык. «Әлмәт таңнары»н алдырабыз, укыйбыз, яратабыз. Зинһар, ярдәм итегезче», - дип белдерде ул.
Солнечная урамы проблемасын без иң беренче чиратта «Светсервис» МУП директоры Сергей Петровка җиткердек. Ул гозерне игътибар белән тыңлады һәм кичекмәстән чишәчәкләренә ышандырды. «Светсервис» МУП хезмәткәрләре шул ук көнне Солнечная урамына чыгып, урамдагы барлык яктырткычларга да ревизия ясап, яңаларга алыштырып чыктылар. Хәзер урамда ут нормаль режимда эшли», диде Сергей Николаевич.
Урсалыда яшәүче пенсионер Зөлфия ханым исә, Заречная урамында үзәкләштерелгән су бе-лән тәэмин ителеш кайчан тормышка ашырылыр икән, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. «Безгә инде май аенда су булачак дип вәгъдә биргәннәр иде. 1968 елдан бирле урамыбызга эчәргә яраклы су кертү башкарылмады. Кешеләр үзләре аерым коелар булдырды булдыруын. Кемнәрдер суны чишмәдән ташый, кайберләре кибеттән сатып ала. Заречная урамында күпчелек ветераннар, өлкән яшьтәге абый-апалар, күпбалалы гаиләләр яши. Проблемабызның кайчан чишеләчәген бик беләсебез килә», - диде ул.
Зөлфия ханымның үтене-чен җиткерүебезгә «Әлмәт-Водоканал» АҖ генераль директоры Илнар Минһаҗев болай дип җавап бирде:
- Урсалы микрорайонында су челтәрләре төзелешенең өченче этабы «ТР торак пунктларын эчәргә яраклы су белән тәэмин итү» республика программасы кысаларында тормышка ашырыла. Подрядчы оешма - «Азамат» ҖЧҖ. Хәзерге вакытта эшләрне башлап җибәрү өчен документлар әзерләнә һәм материаллар сатып алына. Төзелеш эшләре агымдагы елның июлендә башланып китәчәк.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа