Тотрыклы һава торышы саклана
Һава торышы

Тотрыклы һава торышы саклана

Иртәгә, ягъни 29 март көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Явым-төшемнәр күзәтелми. Җил көньяктан, уртача тизлектә.  Төнлә һава температурасы -4..+1 градус булса, көндез температура +7..+12 градус булачак. Төнлә һәм иртән  юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.