Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә Бари Йосыпов истәлегенә гер спорты буенча ярышлар узды

Әлмәт физкультура көллиятендә Бөек Ватан сугышы елларында гвардия минометы дивизионының беренче легендар командиры булган якташыбыз Бари Йосыпов истәлегенә гер спорты буенча беренчелек һәм чемпионат булып узды.

Көллиятнең спорт залына 130 дан артык спортчы - укучылар, студентлар, предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Василий Самойлов спортчыларны сәламләде һәм аларга уңышлар юллады.
Мәгълүм булганча, авыр атлетиканың бер төре булган гер спорты илебездә XIX гасыр азагында барлыкка килә. Ярышлар 16, 24 һәм 32 кг авырлыктагы герләр белән уздырыла.
Бу көнне көч сынашучылар арасында гүзәл затларыбызның барлыгын да искәртәсе килә. "Көчебезне сынап карыйсыбыз килә. Безнең өчен җиңү түгел, ә катнашу мөһим", - диде Урман Кәләе мәктәбе укытучылары. "Спортның бу төре белән күптән түгел мавыга башладым, шулай булса да яхшы нәтиҗәләргә өмет тотам", - диде Риза Фәхретдин исемендәге татар гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Эдуард Фахразыев та.
Җиңүчеләр шәхси беренчелектә яшь төркеме һәм авырлык категориясе буенча билгеләнде. Аларга кубоклар, медальләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды.
Р. Хәмидуллина
Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250