Республикада 16 августка кадәр шторм кисәтүе игълан ителде
6 августтан 16 августка кадәр республикада урманнарда югары янгын куркынычы сакланачак.
Ялларда республикада яңадан эссе һава торышы көтелә – һава +32 градуска кадәр җылыначак.
Республика буенча шулай ук явым-төшемсез булачак, төнлә температура +9 дан +14 градуска кадәр, көндез +23...+28 градус аралыгында кадәр тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Атна азагында Татарстанга эссе һава торышы кайтачак – шимбә, 7 августта, көндез + 25-30 градуска кадәр җылыначак, ә якшәмбе көнне +27-дән +32 градуска кадәр көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа