Юлларда кар көртләре, көчле бозлавык. Сак булыгыз!
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле кар, дымлы кар, бозлы яңгыр. Аерым районнарда буран, бозлавык. Җил көньяктан уртача тизлектә, көндез урыны көчле 15-18 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -3..-8˚. Көндез максималь һава температурасы -2..+3˚. Юлларда кар көртләре, көчле бозлавык. Сак булыгыз!