Әлмәт хокук сакчылары әни кешегә урланган балалар коляскасын кайтарган
Җинаять һәм җәза

Әлмәт хокук сакчылары әни кешегә урланган балалар коляскасын кайтарган

Агымдагы елның гыйнвар башында Әлмәт районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының дежур частена 38 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.

Яшь әни хәбәр иткәнчә, подъезддан аның 64 меңлек балалар коляскасы югалган.

Урынга тикшерү-оператив төркем чыга. Оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында җинаятьче ачыклана. Ул элек хөкем ителгән 48 яшьлек әлмәтле булып чыкты. Кирәкле тикшерү эшләре үткәрелгәннән соң полиция хезмәткәрләре колясканы әни кешегә кайтаралар.

Тоткарланган ир-атка карата РФ ҖК 158 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.