Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Полиция хезмәткәрләре акча яшерү фактын ачыклаган

ТР Әлмәт шәһәре буенча МВДның Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе бүлеге хезмәткәрләре акчаны яшерү фактын ачыклады.

Полиция хезмәткәрләре 2019 елның сентябреннән 2020 елның мартына кадәр чикләнгән җәмгыять директоры, салымнар һәм җыемнар буенча 3,2 млн. сумнан артык бурычлары булган, оешманың эшләгән акчасын яшергән. Бурычны түләмәс өчен 12,3 млн. сумнан артык акчаны башка счетларга күчереп торган.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан җыелган материаллар нигезендә, ТР буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше кузгатты.

Әлеге җинаять эшенә тиң РФ Җинаять кодексының 199.2. маддәсенең 1 өлеше буенча (салым, җыемнар, иминият взносларын түләттереп алына торган оешманың яки шәхси эшмәкәрнең акчасын яшерү) каралган максималь җәза - өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса