Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле виртуаль номер аша банк счетыннан акча урлаган

Номерны ул мессенджер аша сатып алган, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.

Әлмәтле виртуаль номер аша банк счетыннан акча урлаган

Номерны ул мессенджер аша сатып алган, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте. Тикшерү ачыклаганча, узган елның ноябрендә элек хөкем ителмәгән ир-ат телеграм аша виртуаль телефон номерын сатып алган. Аның ярдәмендә ул банкларның берсендә зыян күрүченең шәхси кабинетына кергән. Шуннан соң явыз ниятле кеше чит акчалар белән үзе теләгәнчә эш иткән-шәһәр кибетләрендә сатып алулар өчен түләгән. Ул барлыгы 51 мең сум сарыф итәргә өлгергән. Судта әлмәтле үз гаебен тулысынча таныды һәм белдерелгән гаепләү белән килеште. Суд, гаебен тануны һәм эш буенча җыелган башка дәлилләрне исәпкә алып, ир-атны гаепле дип таныды. Аңа бер елга сынау срогы белән шартлы рәвештә бер ел ирегеннән мәхрүм итү билгеләнгән. Сынау срогы дәвамында хөкем ителүчегә үзенең төзәтелүен үрнәк тәртибе белән исбатларга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса