«Алсу» идарәче компаниясе эшләми торган счетчиклар өчен кисәтү алды
Компания хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрергә тиеш.
«Алсу» идарәче компаниясе эшләми торган счетчиклар өчен кисәтү алды
Йортта эшләми торган салкын су счетчикларын теркәлгән. Бу хакта ТР торак инспекциясе хәбәр итә.
Нефтьчеләр урамындагы 29 һәм 17а йортларда исәпләү приборлары инде бер елга якын ремонтлана. Шевченко ур., 90, Заслонов ур., 16 һ. б. Төзүчеләр пр., 9 йортларда счетчикларны тикшерү вакыты тәмамланган.
Тикшерү вакыты беткәч, приборлар күрсәткечләре исәпкә алынмый, ә бу счетчик булмауга тиң. Бу очракта су өчен түләү норматив буенча исәпләнә. Шуңа күрә яшәүчеләр экономияләсә дә, счетлар билгеләнгән нормалар буенча килә.
«Алсу» идарәче компаниясенә мәҗбүри таләпләрне бозган өчен кисәтү ясадылар. Торакчылар проблемаларны чишү өчен чаралар күрергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia