Әлмәттә яшәүче мошенник микрофинанс оешмаларын алдаган
Шикләнелүче зыянны каплаган.
Әлмәттә яшәүче мошенник микрофинанс оешмаларын алдаган.
Әлмәттә яшәүче 34 яшьлек хатын-кыз мошенниклыкта гаепләнә, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы.
Эш материаллары буенча, 2025 елның маенда хатын-кыз төрле микрофинанс оешмаларында 6 һәм 5,5 мең сумлык ике микрозайм рәсмиләштергән. Шул ук вакытта ул гаризаларда бу хакта белмәгән танышының паспорт мәгълүматларын күрсәткән. Гаепләнүче хатын акчаны шәхси ихтыяҗларына тоткан.
Шикләнелүче үз гаебен таныды һәм зыянны тулысынча каплады.
Эш алга таба карау өчен мировой судка җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia