Әлмәт коммуналь хезмәткәрләре эт һөҗүме өчен компенсация түләячәк
Суд прокуратураның зыян күргән баланы яклау дәгъвасын канәгатьләндерде.
Әлмәт прокуратурасы суд аша компенсация түләтүгә иреште. 2024 елның гыйнварында яшүсмер күзәтүчесез эт һөҗүменнән зыян күргән. Прокуратура шәһәрне үстерү департаменты йортсыз хайваннарны тоту буенча чаралар күрмәгән, дип судка мөрәҗәгать итте.
Суд җавап бирүченең гаебен танып, дәгъваны канәгатьләндерде. Компенсация суммасы 50 мең сум тәшкил итте. Карар әлегә үз көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia