Әлмәт компаниясе хезмәткәрләренә сигез ай хезмәт хакы түләмәгән
Фирма йөк тоту җайланмалары җитештерү белән шөгыльләнә.
Оешманың 16 хезмәткәргә бурычы 800 мең сум тәшкил иткән. Аларның хокукларын яклауга Әлмәт прокуратурасы басты.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәр прокуроры РФ КоАП 5.27 маддәсенең 1 өлеше һәм 6 өлеше буенча оешманың вазифаи затына карата административ эшләр кузгаткан. Хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә кертелгән.
Фирма хезмәт хакы буенча 300 мең сум күләмендә бурычын каплаган. Хезмәткәрләрнең хокукларын тулысынча торгызу чаралары күрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа