Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә 94 яшьлек пенсионер мошенникларга 800 мең сум акча биргән

Пенсионер баласын җәзадан коткармакчы була.

Әлмәттә яшәүче 94 яшьлек хатын-кыз мошенникларга 800 мең сум акчасын биргән. Аферистлар пенсионеркага шалтыраталар һәм аның кызы авариядә гаепле булган, дип хәбәр итәләр. Аны җинаять җаваплылыгыннан «коткару» өчен ялган хокук саклау органнары хезмәткәренә ришвәт бирергә кирәклеген әйтәләр. Хатын-кыз шалтыратучыларга ышанып,  әлеге сумманың  өендә булуын әйтә. Курьер тиз генә килеп, акчаны алып китә.

Акчаларын биргәч, пенсионер кызына эшнең ничек барганын белергә шалтыраткан. Шунда аның аферистлар кармагына эләккәнлеге ачыклана. Хәзер  эш кузгатылган, тикшерү алып барыла, дип хәбәр итә ТР буенча эчке эшләр министрлыгы сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса