Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз телефон урлаган өчен ирегеннән мәхрүм ителүгә хөкем ителде

Хатын - кыз берничә тапкыр хөкем ителгән инде.

Әлмәттә яшәүче хатын тәрәзә төбеннән чит кешенең телефонын «эләктереп алган». Урланган смартфон 23 мең сум торган һәм хуҗа бу зыянны үзе өчен шактый зур күләмдә дип саный. Суд зыян күрүче белән килеште. Утырышлар залында 42 яшьлек гаепләнүче җинаять эше кузгатылганчы  гаебен танудан баш тарткан. Шуңа да карамастан, суд хатын-кыз гаепле дип карар чыгарды һәм аңа 2 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде. Моннан тыш, хатын-кызның гамәлдән чыгарылмаган хөкем ителүе булган һәм ике хөкем карары буенча срокларны кушу юлы белән, хөкем ителүче өч ел ярымга гомуми режимлы колониягә хөкем ителгән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм дәгъва белдерелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса