Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле шоколад батончиклары урлау өчен сатучының чәчен йолкыган

Әлмәтлене катгый режимлы колониягә җибәрделәр.

Талау турындагы эшне Әлмәт шәһәр судында карадылар. Гаепләнүчеләр эскәмиясенә әлмәтле эләкте. Ачыкланганча, шәһәр кешесе кибеттән 32 шоколад батончигын түләмичә алып чыккан. Ул гына да түгел, урлау фактын күргән сатучы аны туктатырга тырышканда, ул гауга чыгарган. Башта карак  сәүдә хезмәткәренең колагына суга. Аннары чәченнән тартыпа, кыз ягына төкереп, этеп җибәрә. Ярсыган ир-ат тәм-томнар аз дип уйлаган, яңадан кибеткә кергән һәм үзе белән өч юрган алып, качып киткән. Әлмәтле гаебен өлешчә таныды. Ир-атны ел ярымга катгый режимлы колониягә җибәргәннәр, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса