Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә пенсионерны пычак белән чәнчегәннәр

Полиция шикләнелүчене тоткарлады.

Әлмәттә Гафиятуллин урамындагы фатирларның берсендә үтерү булган. Җинаять урынына полиция хезмәткәрләре барган.

Йортта хокук саклаучылар 65 яшьлек фатир хуҗасының гәүдәсен тапканнар. Аның тәнендә күп санлы  пычак яралары булган. Олы яшьтәге ир-атка аның өендә кунак булган яшь кеше үлемгә китерүче җәрәхәтләр ясый.

Фатир хуҗасы белән кунак арасында конфликт исерек килеш табын артында утырган вакытта була. Үтерү урыныннан шикләнелгән кеше качып киткән.

Полиция хезмәткәрләре кайнар эзләр буенча яшь кешене тоткарлый. Аны шул ук йортның ишегалдында тапканнар.

Аек булмаган 26 яшьлек  тоткарланган кеше барысын да таныган. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса