Әлмәтлене урлауда һәм аек булмаган хәлдә руль артына утыруда гаеплиләр, эшне судта карыйлар
Әгәр суд аны гаепле дип тапса, аны төзәтү колониясенә җибәрергә мөмкиннәр.
21 яшьлек гаепләнүче урланган машинада исерек килеш күрше шәһәргә кадәр барган. Әгәр суд яшь кешене гаепле дип тапса, аны 5 елга кадәр төзәтү колониясенә озатырга мөмкиннәр. Егетне җинаять кодексының 264.1 һәм 166 статьялары буенча ике җинаять кылуда гаеплиләр.
Ә утырышка килүгә гаепләнүчегә башка процесста катнашу комачаулый. Ләкин Әлмәттә түгел, Яр Чаллыда. Анда аңа карата тагын бер җинаять эше кузгатыла – урлау турында. Эш материалларында язылганча, быел февраль аенда 21.00 сәгатьтә эчкәннән соң танышыннан Жигули, семерка урлаган.
«Ул машинага транспорт чарасы хуҗасының ризалыгыннан башка, чыбыкларны тоташтырып кабызып утырып китә», – дип хәбәр итте Әлмәт шәһәр прокуроры ярдәмчесе Рената Павлова.
Ул Зәйгә хәтле бара. Анда ДПС экипажы белән очраша. Алкотектор белән тикшерү нәтиҗәсе җинаять эше кузгату өчен хезмәт итә. 23 нче елның ноябрендә автомобильче исерек килеш йөргән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Нәтиҗәдә ике җинаять кылуда гаепләнә: Җинаять кодексының 166 маддәсе буенча урлау, һәм барлык исерек шоферларның яраткан маддәсе буенча 264.1. Беренче максималь җәза срогы буенча 5 ел ирегеннән мәхрүм итү. Ә Чаллыда яшь кеше тагын бер урлау өчен судка тартылган. Утырыш июньгә кадәр кичектерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа