Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Биш көндә -ун миллион!

Кырыгалдарлар әлмәтлеләрне алдауларын дәвам итәләр.

Россия Эчке эшләр ми-нистрлыгының ТР Әлмәт районы буенча бүлеге дежур частена шәһәрдә яшәүче хатын-кыз үзен алдаулары турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Зыян күрүче сөйләвенә караганда, 2023 елның ноябрь ахырында аның кесә телефонына «Telegram» мессенджеры аша, янәсе, аның җитәкчесеннән хәбәр килеп ирешә. Ялган җитәкче әлеге ханым белән көч структуралары кызыксына башлавын хәбәр итә һәм телефоннан шалтыратсалар, алар белән элемтәгә керүен үтенә.

Тиздән чыннан да әлеге ханымга теге «хезмәткәр» шалтырата һәм «зинһар, бу хакта беркемгә дә сөйләмәгез, тикшерү бик җитди, мәгълүматны таратырга ярамый» дип тәкърарлап, болай да куркуга калган ханымның өнен ала.  
Чыбыкның теге башындагы шалтыратучы кеше әлеге ханымның исеменә кредитлар рәсмиләштерелгәнен хәбәр итә һәм әлеге кредит йөкләмәләрен гамәлдән чыгарырга кирәк булачак дип алдап, ханымның зиһенен чуалта.

Шуннан соң тагын да ныграк куркуга калган ханым, билгесез кешенең күрсәтмәләре буенча эш итеп, биш көн дәвамында үз исеменә дүрт кулланучылар кредиты рәсмиләштерә һәм 10 миллион сум кү-ләмендәге кредит акчаларын кырыгалдарлар счетларына күчерә.

Аферистларның бөтен күрсәтмәләрен төгәл итеп үтәгәннән соң, күпмедер вакыт узуга, ханым бу хәл турында дус хатынына сөйләргә җөрьәт итә. Һәм шуннан соң гына үзен алдаганнарын аңлап, Россия Эчке эшләр ми-нистрлыгының ТР Әлмәт районы буенча бүлеге дежур частена мөрәҗәгать итә.

Тикшерү бүлеге әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык» дип аталган 159 нчы маддәсе 4 нче өлеше буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерү бара.

Россия Эчке эшләр ми-нистрлыгының Татарстан Республикасы Әлмәт районы буенча бүлеге                                      матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса